Архив за день: 06.04.2020

Волонтерлар эш башлады

Районда коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә (8-34762)5-20-93 саннары буенча “Кайнар линия” телефоны ачылды. Ул ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга шалтыратулар өчен билгеләнгән.
Мөрәҗәгать иткән кеше янына волонтерлар килә. Алар ялгыз яшәүче өлкәннәргә һәм мөмкинлекләре чикле кешеләргә азык-төлек, дарулар алып кайтуда ярдәм итә. Шулай ук куркынычсызлык кагыйдәләре дә төгәл үтәлә. Волонтерлар һәм социаль хезмәткәрләр махсус битлекләрдән, перчаткалардан йөриләр. 

Волентерлар группасы безнен авыл Советы авыл биләмәсендә дә оештырылды. Ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәр 83476246143 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.