Аек авыл – 2020

Башкортстанда 2014 елдан «Аек авыл» республика конкурсы дәвам итә.Бу бәйгенең төп максаты – халкыбызны сәламәт тормышка әйдәп, усеп килүче буынны эчкелек кебек афәттән саклау. Сүлте биләмәсенә караган авыллар да бу бәйгегә ихлас кушылды. Уткән елларны “Аек авыл” кысаларында уткән чаралар Султе жирлегендә узгарылды. Быел Янтуган да аек авыл статусын алырга теләк белдерде. Бу хәл мактауга һәм хөрмәткә ия.
Янтуган җире бер яктан сокландыргыч табигате белән аерылгысыз урын алып торса, икенче яктан, үзенең тырыш, батыр һәм чибәр уллары һәм кызлары – эш сөючән халкы белән данлыклы. Авылдашларыбызның күңеле дә, көнитмеше лә матур безнең. Кешеләр бер–берсен уздырып купшы йортлар сала, матур,ямьле бакчалар үстерә.Тату гаиләләрдә тәрбиәле балалар үсә.
3 сентябрь көнне “Аек авыл” конкурсы һәм “2020-Торак пунктлар эстетикасы елы” чикләрендә Янтуган авылында авылдашлар жыелып “Чәчкәләрем жанны иркәли” дип исемләнгән көзге бал үткәрде. Авыл биләмәләре территорияләрендә төзекләндерү һәм тәртип булдыру – хакимиятнең генә түгел, ә һәр кешенең көндәлек хәстәре. Чисталык һәм тәртип, барыннан да бигрәк, үзеңнең урамыңа, авылыңа мәхәббәт һәм хөрмәттән башлана. Матурлык һәрвакыт ихатадагы чисталыктан һәм пөхтәлектән башлана. Доньясын менә дигән итеп алып баручылар, тырышып эшләүчеләр, купләп мал-туар асрап, йорт-кураларын гөлгә кумеп яшәучеләр авылыбызда бихисап. Иң-иңнәрен генэ исемләп китәбез: Равил һәм Әмүмә Фархотшиновлар, Айсылу һәм Алик Кучимовлар, Иршат һәм Ләлә Фахруллиннар, Гөлчәчәк һәм Зәбир Латыповлар, Нәфисә һәм Мәксуд Усмановлар.
Янтуган авылында яшәгән hәрбер кеше узендэ авыл өчен горурлык хисе тоеп, узен хөрмәт итеп, үз-үзен саклап, яратып, Рәсәй хөкемәтенең тиң хокуклы гражданины булып яшәсә, узен бәхетле диеп санар иде. Аеклык бабайлардан балаларга кучсен! Илебез житәкчелегендә, киң жәмәгатьчелек, дәуләт органнары, халык бердәмлектә, барыбыз очен дэ кирәк булган бәхетле, аек жәмгыять төзик!